Район Сабан туенда катнашуда безнең Борындык авыл җирлеге дә активлык күрсәтте.
16 июнь көнне Олы Кайбыч авылында татар xалкының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Инде берничә ел традициягә кереп киткән гадәт буенча бәйрәм һәр авыл җирлеге әзерләгән йорт алдында төрле милләт xалкының уен - кораллары, киемнәре,йорт кирәк- яраклары белән баетылган,чиккән сөлгеләр белән бизәлгән ишегалларын караудан башланып китте.Безнең авыл җирлеге кунакларны ипи-тоз, ачык чырай, җыр-бию белән каршы алды.