Бүген, авылдашыбыз Юсупова Фатыйма Низаметдин кызы - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын А.Н.Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Р.И.Гимадиев тапшырдылар.