Спас ярминкәсенә бардылар

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

3нче августтан 5 нче августка кадәр Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.Татарстаннан килгән кул эшләре осталары арасында Борындыктан Зөлфия Сафиуллина да бар иде.Зөлфия Сафиуллина чиккән ,бәйләгән әйберләрен,сәйләннән эшләнгән чәчәкләр һәм картиналар тәкъдим иткән.-.Без бөтен Россияне күрдек,мастер - классларда булдык..Xалкыбыз осталыгы, фантазиясе белән тулы әлеге онытылмас тантанага бару мөмкинлеге тудырган Рушания Лотфуллинага һәм район администрациясенә зур рәxмәтемне белдерәм, - диде ул. Без аларга Спас ярминкәсенә баргач барлыкка килгән яңа идеяләренең тормышка ашуын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International