Сугыш елларында да, сугыштан соң да юбилярның тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге туган авылы белән бәйле. Ул 28 ел колхозда тракторист булып эшли һәм шуннан ук лаеклы ялга китә.
Хатыны Сәймә белән алты бала тәрбияләп үстерәләр, аларның дүртесе исән. Хәзерге вакытта Галимҗан абый туган йортында яши, хатыны 3 ел элек вафат була.
Бәхетле дәү әтинең 13 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.