Милек салымнарын түләү срогы тәмамланганчы санаулы көннәр калып бара.
3 декабрьгә кадәр гражданнарга физик затлар милкенә салым, җир салымы, транспорт салымы, физик затлар кеременә салым түләргә кирәк.
Түләргә исәпләнгән салымнарны түләргә мөмкин:
· Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар түлә» һәм «шәхси кабинет» сервислары аша;
· "Дәүләт хезмәтләре" федераль порталы аша
· Кредит учреждениесе аша;
- Портал һәм «электрон хөкүмәт»терминаллары аша.