Әниләр көне белән!

2018 елның 24 ноябре, шимбә
 Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Кадерле әниләр! Бәйрәмегез сезгә бәхет,Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын,Елның һәрбер көне Сезгә Әниләр көне булсын! Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган  изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?Көннең яктылыгы-кояшта,Күкнең матурлыгы-йолдызларда,Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International