10 декабрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигының урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.
«Физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү» темасына доклады белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Шулай ук «2018 елгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре турында. Татарстан Республикасында коррупция турында халыкның фикерен өйрәнү» һәм «Биналарны һәм ят территорияләрен иң яхшы яңа ел бизәлешенә район конкурсы турында" коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Фәния Петухова чыгыш ясады.