Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

10 декабрь көнне " Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет " комплекслы үзәгенең яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында 1 урынны Колаңгы авыл җирлеге командасы, 2 урынны Ульянково авыл җирлеге һәм 3 урынны Борындык авыл җирлеге яулады. Безнең авыл җирлеге командасы: Алсинә Тимершина һәм Фаил Xөснетдинов. Котлыйбыз!
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык катнашучыларны сәламләде һәм ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан Альберт Илгизәр улы барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, 2019 елның барысына да уңышлар китерүен, шулай ук нык сәламәтлек, илдә тынычлык һәм иминлек кенә булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International