Бүген, авылдашыбыз Габдуллина Гөлфәния Сәләx кызын 80 яшьлек юбилее белән Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын Кайбыч районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Xәмидуллин И.И. һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Р.И. тапшырдылар. Юбилярга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарының, балаларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен теләделәр.