Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Борындык авыл җирлеге
рус
тат
eng
Документлар
Карар
Карар
Гражданнар җыены карары
Район тормышы
Карар 2020
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Авыл җирлекләре
Борындык авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2021 ел
Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк: - 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 май көннәрдә пенсия китерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча. "Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк. Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә. Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сез үзегезнең участок почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласыз яисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-357 Интернет-ресурсларwww.pfr.gov.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабулекчәсе Пресс – хезмәте(843)279-2513. pressa.pfr@gmail.com
28
апрель, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы дәгъвасы буенча хөкем ителүдән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 200 мең сумнан артык акча түләттерелгән
Кайбыч районы прокуратурасы, җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешедән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 233805 мең сум күләмендә акча түләттерү турында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә судка мөрәҗәгать итте. Дәгъвалы гариза район суды карары нигезендә, 41 яшьлек ир РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча (зат, идарәче автомобиль, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән, исерек хәлдә булган зат тарафыннан кылынган) хөкем ителгән. Сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан зыян күрүчегә «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары исәбеннән иминият компаниясе тарафыннан түләнгән квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде. Суд прокурор гаризасын тулысынча канәгатьләндергән, хөкем ителүдән 233805 сум түләттерелгән. Суд карарының үтәлеше контрольдә тотыла. ТР Кайбыч районы прокуратурасы
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Пенсия фонды массакүләм смс-хәбәр таратты
Агымдагы елның 13 апрелендә Россия Пенсия фонды органнары пенсия тупланмалары акчасы алу хокукы булган гражданнарга Пенсия фондының шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклекне искәрткән смс-хәбәрләр таратты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Смс-хәбәрне Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактларын калдырган гражданнар гына алачак, калган кешеләргә хәбәр почта аша җибәрелә. Пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелганын һәм инвестицияләнүдән кергән керем күләмен Россия Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинетында шәхси счетның торышы хакында белешмә соратып белергә мөмкин. Әлеге сервис аша пенсия тупланмаларын да алып була. Акчаны алдан язылып, Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итү юлы белән дә алырга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга җавап алу яисә кабул ителергә алдан язылу өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча бүлекчә контакт- үзәгенең кайнар линиясенә шалтыратырга яисә Россия Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия турындагы законнар җыелмасына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм аларның түләү тәртибен үзгәртми. Аны хатын кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшь тулгач алалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукына ия булучыларга да пенсия тупланмалары вакытында түләнә. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-357 Интернет-ресурсларwww.pfr.gov.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабулекчәсе Пресс – хезмәте(843)279-2513. pressa.pfr@gmail.com
22
апрель, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы инвалид баланы дару препаратлары белән тәэмин итү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте
Кайбыч районы прокуратурасы балалар сәламәтлеген саклау һәм дару препаратлары белән тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә инвалид баланың хокукларын бозу турындагы ананың мөрәҗәгате тикшерү өчен нигез булды. Аның улы «Спинальная мышечная атрофия-G12» авыруыннан җәфа чигә. 2020 елның июлендә балага тормыш күрсәткечләре буенча дәвалау өчен табиблар консилиумы тарафыннан «Нусинерсен (Спинраза)» препараты билгеләнгән. Балага шундый ук дарулар 2019 елда табиб комиссиясе тарафыннан билгеләнде. Бүгенге көндә әлеге препарат күрсәтелгән баланың спиналь мускул атрофиясенең патогенетик терапиясенең бердәнбер препараты булып тора. Әмма, бүгенге көндә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гамьсезлеге нәтиҗәсендә, балигъ булмаган балалар Тормыш өчен кирәкле «Нусинерсен (Спинраза)» дару препараты белән тәэмин ителмәгән, бу аның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы прокуратурасы баланың «Дефлазакорт» препараты белән түләүсез тәэмин итү хокукын тану һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына аны вәкаләтле медицина оешмасы тәкъдим иткән дозаларда дару белән тәэмин итү бурычын йөкләү таләбе белән Казан шәһәренең Вахитов судына мөрәҗәгать итте. Дәгъва гаризасы каралуда. ТР Кайбыч районы прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз