Белем көне килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын.