1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Безнең авыл җирлегендә бу көнне бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы нигезендә, олы яшьтәге кешеләргә, аларның бай тормыш тәҗрибәсенә карата ихтирамлы караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле эшләр башкарылды. 1 октябрь көнне Борындык мәктәбендә өлкәннәр көненә карата бәйрәм чарасы булып узды .Мәктәп укучылары бәйрәм концерты әзерләделәр.Башлангыч сыйныф укучылары матур открыткалар ясадылар һәм ветераннарга бүләк иттеләр,үзешчән сәнгать артистлары өлкәннәргә ихлас котлаулар җиткерделәр. Иң мөһиме, өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк-бу аралашу. Чара бәйрәм өстәле артында дәвам итте, аның артында әбиләр һәм бабайлар аралаштылар, җырлар башкардылар.