Татарча диктант акциясенә кушылдылар

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Роберт Миңнуллинның " Мин кулыма китап алам " әсәре буенча татар теле диктанты районның 18 мәктәбендә язылды. Ул Борындык мәктәбендә дә узды, анда 25 кеше катнашты. Татар телендә дөрес язу, әдәби телне белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзләрен тикшерү максатыннан үткәрелә торган бу акциягә 20 илдә һәм 40 төбәктә кушылган. Бу татар теленә бирелгән зур игътибар турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International