Арслан авылында яшәүче бер ир-ат законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алган, җитештергән һәм саклаган өчен хөкем ителгән

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан 2019 елның 15 августында хөкем ителүченең шәхси куллану өчен законсыз рәвештә мәк үсемлекләре һәм кыргый киндер яфрагы җыеп, законсыз рәвештә алынган массадан 77 граммлы «марихаун» наркотик чарасын әзерләве ачыкланган.

2019 елның 23 августында күрсәтелгән наркотик чараларны полиция хезмәткәрләре аның яшәү урыны буенча ТР Кайбыч районының Арсланово авылында тартып алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International