Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!
12 декабрь-илебез тарихында истәлекле дата. 1993 елда бу көнне референдумда Россия Федерациясе Конституциясе - аның дәүләт корылышын билгели торган, гражданнарга төп хокуклар һәм ирекләрне гарантияли торган төп закон кабул ителә.
Төп Законны, үз иленең Дәүләт символларын кебек үк, уку - патриот булу дигән сүз. Патриотизм, гражданлык җаваплылыгы бик аздан башлана: туганнар, якыннар, якташлар, үз авыллары турында кайгыртудан башлана. Яшь буында аңлау тәрбияләү бик мөһим. Ул чакта без иртәгесе көнгә ышанычлы була, яңа кыю проектларны гамәлгә ашыра, хуҗалыкның барлык тармакларын үстерә һәм камилләштерә, алга киткән граждан җәмгыяте белән көчле Хокукый дәүләттә яши алачакбыз.
Сезне совет, Башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Конституция көне белән котлыйм, хөрмәтле якташлар! Сезгә чын күңелдән иртәгәсе көнгә ышаныч, бер-берегезгә ныклы мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, туган районыбыз иминлеге өчен уңышлар телим.