Кайбычта төп чыршыны ачу тантанасы узды

2019 елның 27 декабре, җомга

Кайбыч ял паркында төп чыршыны ачу тантанасы булды.

Яңа ел утлары районның иң зур чыршысында кабынды, яңа 2020 елга якынаю турында хәбәр итте.Аның янында район халкы , авыл җирлекләреннән, оешма-предприятиеләрдән Кыш бабай һәм Кар кызы җыелган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, узып баручы елда уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, киләсе елның тагын да уңышлырак булуын теләде.

Традиция буенча чыршы тирәли әйлән-бәйлән, уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында бәйрәм салюты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International