31 гыйнвар көнне Борындык авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Борындык авыл җирлеге Җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Гайнетдинов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены алдында Борындык авыл җирлеге Җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Ринат улы башкарылган эшләр турында хисап тотты. Авыл халкы алдында шулай ук Борындык төп мәктәбе директоры Рания Хуҗина, Борындык авыл мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова, Борындык ФАП мөдире Роза Тимергалиева, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин, Шүширмә авылы ООО " Туган як-Агро" генераль директоры Рәмис Хәйретдиновлар чыгыш ясады.
Гражданнар җыенында Шүширмә авылында күл казыту, Борындыкта Куйбышев урамына юл салу, М.Җәлил урамына ут кертү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук Борындык мәдәният йортында җылыту казаннарын алыштыру һәм Борындык авылы урамнарын яктыртучы утларын алыштыру планлаштырыла.
Җыелыш ахырында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Альберт Илгизәрович шулай ук Шүширмә һәм Борындык авылында яшәүче 50 яшен тутыручы юбилярларыбыз Вәлиева Гүзәлгә, Гобәйдуллина Тәзкирәгә Рәхмәт хаты тапшырды.