Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.
Беренче бала өчен ана капиталы
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.
Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.
Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү срокларын кыскарту
2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү кыска вакыт эчендә мөмкин булачак. Ана капиталы сертификаты бирү, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда, әгәр башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен-бер ай. Практикада Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.
Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.
Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Гражданлык хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгелиләр.
Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Ана капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү
Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылган банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни банкка һәм Пенсия фондына - ике тапкыр мөрәҗәгать итәсе урында – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча үстереләчәк.
Бакча участокларында йортлар төзү өчен ана капиталы
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгыттылар. Шул ук вакытта, элекке кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.
Ана капиталы программасын озайту
Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.