Шүширмә авылында тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, « 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырдылар. Кайбыч районы башлыгы урынбасары Хаялиев Рәмис Рафис улы һәм Борындык авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкче вазифаларын башкаручы Гайнетдинов Алмаз Ринат улы тыл хезмәтчәннәренә сугышчан һәм хезмәт батырлыклары, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.