Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коронавирус зәхмәте уңаеннан халыкка мөрәҗәгате

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе
20 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гражданнарның ваклап сату объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка керүе һәм булуы тыела.
   Кадерле якташлар, сезне үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү таләбенә җитди һәм аңлап каравыгызны сорыйм. Статистика буенча, авыруларның күбесе контакт юлы белән йоктырган. Менә ни өчен өйдә утыру, гаилә бәйрәмнәрен кичектерү, кибетләргә кирәк булганда гына чыгу бик мөһим.Битлек һәм перчаткалар киергә онытмагыз.

Ихтирам белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International