Тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын котлау

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңү көне белән авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, толларны котладылар. Ветераннарны өйләренә барып котлау матур традициягә әверелде. Кызганычка каршы, алар елдан-ел кими бара, җиңүчеләр буыны бездән читкә китә.
Хәзерге вакытта Борындык авыл җирлеге территориясендә 5 тол һәм 18 тыл хезмәтчәне яши. Җиңү көнендә аларның һәркайсын да игътибарсыз калдырмадылар. Барысын да бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның, район башлыгы А. И. Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын тапшырдылар. Хезмәт ветераннары җылы котлаулар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International