Район башлыгы А.Рәхмәтуллинның Яшьләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2020 елның 26 июне, җомга

Хөрмәтле Кайбыч районы егетләре һәм кызлары!
Сезне чын күңелдән яшьлек бәйрәме-Россия яшьләре көне белән котлыйм !
Бүген илдә зур үзгәрешләр бара. Безнең районда, бөтен илдәге кебек үк, милли проектлар гамәлгә ашырыла. Бу эш киләчәк буыннар хакына башкарыла һәм яшьләрнең иң киң һәм актив катнашуына исәпләнгән.
Район тормышында яшьләр елдан-ел әһәмиятлерәк роль уйный. Безнең яшьләр актив гражданлык позициясе, тормыш белән зур кызыксыну, яхшы белем алу, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек белән аерылып тора.
Кайбыч районының яшь кешеләре талантлы, инициативалы, энергияле, кыю карарлар кабул итә беләләр. Районның киләчәген нәкъ менә сез тиздән билгеләячәксез. Сезгә, яшьләргә, туган районның, республиканың, илнең алга таба социаль-икътисади үсеше өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры киләчәк. Һәм ул нинди булачак, күбесенчә сезнең гражданлык позициягезгә әхлакый сайлавыгызга бәйле.
Чын күңелдән сезгә иң кыю проектларның һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезнең яшь елларыгыз тыгыз, якты һәм истә калырлык булсын!
Кайбыч муниципаль районы башлыгы                                                                 А. И. Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International