Хөрмәтле Кайбыч районы халкы һәм кунаклары!
Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!
Гаилә-ул тормышта төп таяныч, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, һәр кеше өчен терәк һәм ышаныч, җәмгыятьтә тынычлык һәм гармония нигезе.
Дәүләтнең социаль-икътисади сәясәтенең ныклы нигезе буларак гаилә институтын ныгыту – безнең беренче бурычыбыз. Гаиләнең бөек максаты - физик һәм әхлакый яктан сәламәт, көчле, белемле, чын Ватан патриотлары булып тәрбияләү. Тату һәм имин гаиләләр күбрәк булган саен, Ватаныбыз да ныгыр, дип ышанам.
Бу көнне, беренче чиратта, еллар буе бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма бернигә дә карамастан, мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап кала алган гаиләләргә ихлас котлау сүзләре җиткерәбез.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, үз көчегезгә, киләчәккә ышаныч телим! Балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсын!
Кайбыч муниципаль район башлыгы А. И. Рәхмәтуллин