30 августта Имәнлек паркында «Кичке уен» бәйрәме узды.
Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районыбызның фольклор ансамбльләре һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул якын арада басуларда урып-җыюның тәмамлануын билгеләп үтте, бу кояшлы көндә һәркемгә яхшы ял итүләрен теләде. Шулай ук Альберт Илгизәрович район фольклор коллективларына әлеге бәйрәмне оештырган өчен һәм килгән кунакларга рәхмәт белдерде. «Безнең район, кечкенә булса да, ул күпмилләтле», - диде район башлыгы.
Кичке уен программасы фольклор ансамбльләре әзерләгән концерт номерлары, дәртле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Традиция буенча бәйрәм Кайбыч районы халкының милли колоритын чагылдыручы Авыл ишегалларында тәвам итте. Авыл җирлекләре әзерләгән татар, рус керәшен һәм чуаш ишегалларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны һәм бәйрәм кунакларын җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.