Бүген Борындык авылында яшәүче Рәхимулла Гарифулла улы Зиннуров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Рәхимулла Гарифулла улы Борындык авылында туып үскән.Озак еллар , пенсиягә чыкканчы, колхозда 40 елдан артык алдынгы механизатор булып эшли Зиннуров Рәхимулла Ленин һәм Кызыл Йолдыз Ордены, "Бөек Ватан сугышының 1941-1945 елларындагы фидакарь хезмәте өчен"медале белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны.Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр.
Юбилей уңаеннан, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхматуллин исеменнән, юбилярны район Башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы һәм Борындык авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Ринат улы Гайнетдинов котладылар. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, юбилярга район Башлыгының Котлау хатын һәм бүләген тапшырдылар.