Борындык авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

   Бүген 27 гыйнвар көнне Борындык мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

      Катнашучылар алдында Борындык авыл җирлегенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район башлыгы - Гайнетдинов Алмаз Ринат улы чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хуҗина Рания Фәйзрахман кызы, Борындык ФАПының шәфкать туташы Тимергалиева Роза Габдулла кызы җирлек халкы алдында хисап тотты

      Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Кыскача 2020 елда районда нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде. Борындык авылында клубны ремонтлау планлаштырылганын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International