Кайбыч районының 30 еллык юбилеен Борындык авыл җирлегендә билгеләп үттеләр.Әлеге күркәм дата уңаеннан барлык авыл мәдәният йортларында зур бәйрәм тантанасы узды.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Ватан хакына фидакарь хезмәте өчен бүләкләнгән авыл кешеләре, Борындык җирендә озак еллар намус белән хезмәт иткән парлар, 30 ел бергә яшәгән гаилә парлары һәм яшьтәшләре бар иде.
Алдынгы авыл хезмәтчәннәренә Кайбыч районының 30 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар барысын да бәйрәм концерты белән сөендерделәр.