Балалар-зур бәхетнең кечкенә өлешләре, һәр өлкән кешенең тормышын чын шатлык һәм җылылык белән тулыландыручы могҗиза. Балалар кайгыртуга, мәхәббәткә, әти-әни назына мохтаҗ һәм һәр бала бу бәхеттән мәхрүм ителмәвен тели. Балаларны яклау көнендә балаларга ныклы гаилә бәхете һәм гамьсез балачак өчен кирәкле бөтен нәрсәнең булуын телибез. Балалар елмаюлары планетабызны яктыртсын, һәм безнең җиребездә яшәүче һәр кечкенә кеше сәламәт һәм бәхетле булсын.