12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

 

12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне. 300 ел элек Россиядә прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килде. Дәүләт күп кенә реформалар һәм үзгәрешләр кичерде, шул вакыттан бирле прокуратура аның структурасындагы уникаль урынны биләде, ә прокурорлар һәрвакыт закон сагында торды. Гомумән алганда, район прокуратурасы законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә 658 закон бозу очрагына чик куелды. Прокурор протесты буенча 56 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, 253 кертелгән  күрсәтмә буенча 302 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 1333 мең сумлык прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 19 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Прокуратураның төп тырышлыгы ведомствоара эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелде, әйтик дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны ачыклау, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан закон белән йөкләнгән бурычларны, тыюларны һәм чикләүләрне үтәү. Мәсәлән, җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә-10, муниципаль учреждениеләрдә-37, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә коррупциягә каршы тору турында 23 хокук бозу ачыкланган. Аларның шактый өлеше керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны тапшыруның тулылыгы һәм дөреслеге өлешендә коррупциягә каршы законнарны бозу булып тора. Прокурорларның даими игътибары гражданнарның социаль хокуклары – хезмәткә, сәламәтлекне саклауга һәм уңайлы яшәү шартлары тудыру булды. Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә хезмәткәрләргә 10 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнде, дәүләт алдында салым түләүләре буенча бурычлар капланды һәм гражданнар алдында җир пайларын файдаланудагы бурычлар сизелерлек киметелде. Прокуратура дәгъвалары буенча 4 ятим бала төзекләндерелгән торак, бер инвалид бала кыйммәтле дару чарасы белән тәэмин ителгән. Район прокуратурасының җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре, тикшерү комитеты, судлар, шулай ук башка дәүләт органнары белән тыгыз элемтәдә эшләве уңай нәтиҗәләргә китерде.

     Соңгы сүз итеп прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы белән котлыйсым килә, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телим.

          Кайбыч районы прокуроры юстиция өлкән киңәшчесе Сөләйманов А. Р.

   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International