30.12.2021 ел Борондык авылындагы Нуртдинов хуҗалыгының ишегалдында, 1982 елда туган Р.А. Самигуллинаның мәете табылды.
Тикшерү нәтиҗәсендә корбанның 58 яшьлек авылдашы белән алкогольле эчемлекләр эчкәне ачыкланды, ул үтерүдә гаепне өлешчә таныды.
Бу үтерү спиртлы эчемлекләрне уртак эчүгә нигезләнгән бәхәс нәтиҗәсендә булганы ачыкланды.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы ТР буенча җинаять эше кузгату законлы һәм нигезле дип таныды
Хәзерге вакытта шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган. Эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Җинаять эшен тикшерү барышы Кайбыч районы прокуратурасы контролендә.
Район прокуроры А.Р. Сөләйманов