Кайбыч районында исерек килеш руль артына утырган 42 яшьлек кеше хөкем ителгән

2022 елның 27 августы, шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы Имәнле Бортас авылында яшәүче 42 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган (исерек хәлдә булган, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган автомобиль белән идарә итү) җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 12 июлендә хөкем ителүченең исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган буларак, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм янә исерек килеш руль артында тоткарлануы ачыклана.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җинаять – башкарма инспекциясе белән килешеп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган объектларда мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International