Киңәшмәне комиссия рәисе-район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үткәрде. Утырышта комиссия әгъзалары, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Игорь Егоров, «Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Милли гвардиясе ведомстводан тыш гаскәрләр саклау идарәсе» учреждениесенең Буа районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе ПЦО башлыгы Әлфир Җиһаншин, Кайбыч районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Рушан Хуҗин, аның урынбасары Гомәр Минһаҗев, җирлек башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре.
Көн тәртибендә Бердәм тавыш бирү көнендә район территориясендә террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, террорчылык кул сузу объектларының террорчылыкка каршы яклануына карата куелган таләпләрне бозуларны бетерү эшенең барышы һәм аның эффективлыгын арттыру буенча чаралар, райондагы миграция торышы, шулай ук район территориясендә «Экстремизмга – юк!».
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.