Финансистлар көне белән!

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

8 сентябрь-Финансист көне. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләрен, казначылыкның федераль һәм территориаль органнары белгечләрен, районның бюджет һәм казна муниципаль учреждениеләре бухгалтерларын, финанс системасы ветераннарын муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый.
- Районның финанс системасында бюджет һәм салым законнарының нечкәлекләренә йөз тотучы яхшы профессионаллар эшли. Җаваплы, намуслы, компетентлы хезмәткәрләр иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә ала. Безнең район икътисадының үсеш дәрәҗәсе һәм аның тотрыклылыгы күбесенчә нәтиҗәле традицион һәм заманча финанс механизмнарын куллана белүенә бәйле.
Бүген финансистлар алдында акча ресурсларын планлаштыру һәм бүлү кебек катлаулы бурычлар тора. Район бюджеты чыгымнары мөһим социаль-икътисади проблемаларны хәл итүгә, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелә.
Район финанс органнары хезмәткәрләренә перспективалы һәм көндәлек бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең тырыш хезмәтегез киләчәктә дә район үсешенә һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен арттыруга ярдәм итәр дип ышанам.
Барыгызга да чын күңелдән һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International