Россия Социаль Фонды Татарстан Республикасы буенча клиентлар бүлекчәсенең Кайбыч районыны клиентлар хезмәте хәбәр итә: Татарстанда күп балалы 17 мең ана вакытыннан алда пенсия ала

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Россия Социаль Фонды Татарстан Республикасы буенча клиентлар бүлекчәсенең Кайбыч районыны клиентлар хезмәте хәбәр итә:

Татарстанда күп балалы 17 мең ана вакытыннан алда пенсия ала

 

      Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

      Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның  15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә   уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.

      Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.

 

 

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International