Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Укытучылар көне белән котлый!

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

— Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез —Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Укытучылар көне белән котлый! Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Сезгә булган барлык ихтирам хисләрен белдерү өчен сүзләр табу җиңел түгел, чөнки сез укучыларга белем дөньясының серләрен ачасыз. Беренче укытучының якты образы һәрвакыт иң кадерле һәм якын кешеләр белән янәшә тора. 
Гомер буена без үзебезне мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә өйрәткән, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны истә тотабыз. Бүген дә барысы да сездән — укытучылардан башлана. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, җәмгыятьнең үзе дә. Укытучы һөнәренә сәләтлеләр — асыл затлар. Ул илаһи сәләткә тиң. Үзен аямыйча, эчкерсез, бала шәхесенә саклык белән генә карап хезмәт иткәннәрдә генә бу сәләт тулаем рәвештә ачыла. Шуңа күрә дә укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе санала. Бүгенге көндә бу һөнәргә таләпләр күп тапкырлар арта бара. Сезгә педагогик сәләтегезнең тулаем тормышка ашуын телим. Ирешелгәннәр белән тукталып калмау, белем бирү һәм үз белемеңне үстерү укучыларның мәхәббәтен, хезмәттәшләрнең һәм ата-аналарның хөрмәтен яулауга, туганнар һәм якыннарыгызның сезнең өчен горурлык хисе кичерүенә китерә. Үз хезмәтегезгә кызыксынуыгыз кимемәсен, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз. Сез изге күңелле, игътибарлы, укучыларны үз артыгыздан белем дөньясына кызыксындырып алып керә аласыз. Сәламәтлек, уңышлар, эшегездән канәгатьләнү хисе алып, тормышның һәр мизгелендә бәхет

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International