2023 елның 20 ноябрендә Кайбыч муниципаль районында Балаларга хокукый ярдәм көне уздыру планлаштырыла. Балаларга хокукый ярдәм көне чараларын үткәрү кысаларында балаларга һәм аларның ата-аналарына (башка законлы вәкилләренә) балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, опеканың юридик аспектлары һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру планлаштырыла.
Хокукый ярдәм көне кысаларында балаларга консультацияләр оештырылачак. Консультация пункты Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояш бульвары урамы, 7 нче йорт адресы буенча эшләячәк. Гражданнарны шәхси кабул итү оештыру-хокук бүлеге, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашында 9.00-11.00 сәгатьләрдә башкарылачак.
Шулай ук консультацияләр телефоннар аша алып барылачак:
89178616948 адвокат, Гыйсматуллин Ильяс Юнысович, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр;
89003292266 нотариус, Борисов Александр Владимирович, 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;
2-15-57-Кайбыч муниципаль районында МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Багавеева Наталья Анатольевна, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр;
2-10-67-опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гарәфетдинова Зөлфия Равил кызы 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр;
2-10-28-Россия Федераль җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Кама Тамагы муниципаль-ара филиалының өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты Сөнгатов Айдар Илшат улы, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;
89272403535-ПДН өлкән инспекторы Кәлимуллина Фәния Нәбиулла кызы, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр;
2-13-11 оештыру-хокук бүлеге начальнигы Шакиров Ришат Сәлихзан улы, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.