Шәхси кабул итүгә авылның 4 кешесе мөрәҗәгать иткән. Кунаклар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнарны үтәү, шулай ук кәрәзле элемтә операторын җаваплылыкка тарту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Гариза бирүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, ноябрьдә Надеждино авыл җирлегендә, декабрьдә Колаңгы авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итүләр планлаштырылган.