Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Чүти фельдшер-акушерлык пунктында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру вакытында сәламәтлек саклау турындагы закон таләпләрен үтәү тикшерелде, аның барышында закон бозулар ачыкланды.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелгән һәм 01.09.2022 елда файдалануга тапшырылган Чүти ФАП җиһазландыру стандартын тикшерү барышында 5 медицина җиһазының булмавы ачыкланды: көчле тәэсир итүче яки агулы матдәләр булган наркотик һәм психотроп дару препаратларын саклау өчен сейф; кислород ингаляторы;сухожар шкафы; күз эчендәге басымны үлчәү өчен транспальпебраль тонометр, кул белән сулыш алу Аппараты (амбу капчыгы)
Шуңа бәйле рәвештә район прокуроры судка «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» фельдшер-акушерлык пунктын кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин итү бурычын йөкләү турында дәгъва гаризасы бирде.
Суд прокурорның гаризасын тулысынча канәгатьләндерде.
Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир Кызы