1 апрельдән санитар-экологик икеайлык старт алды. Икеайлыкның максаты-торак пункт территорияләрен тәртипкә китерү. Аларның торышы халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлегенә җавап бирергә тиеш. Бүген мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, авыл җирлеге администрациясе Борындык авыл җирлеге террориясен җыештырырга чыктылар. Кызганычка каршы, күзгә бик үк ошамаган күренешләр бар: пластик һәм пыяла шешәләр, иске киемнәр, ашамлык калдыклары. Ул кешеләр үзләрен контейнер эзләү белән мәшәкатьләнмиләр – пластик савытларны һәм башка чүп-чарны теләсә кайда ташлап калдыралар. Төп сәбәп-чисталыкны сакларга теләмәгән һәм тиешсез урыннарда чүп-чар туплаган халыкның үз-үзен тоту культурасында. Күрсәтелгән хокук бозулар халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген куркыныч астына куя һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә. Ничек кенә аяныч булмасын, моны без менталитет дип атаган нәрсәнең нәтиҗәсе дип танырга тиеш.. Һәр яз саен, кар эреп җир ачылгач– бөтен җирдә аунап яткан көнкүреш чүп-чарлары, җитештерү чүп-чарлары, ярым таркалган хайван мәетләре ачыла! Безнең барыбызга да яшәгән урынын чиста һәм тәртиптә тоту кыенмени? Ләкин күбебез, әй күрмәсләр әле дип , якындагы куак арасына яки юл читенә чүп ташлап китә. Без халыкны проблемадан читтә калмаска, битараф булмаска чакырабыз, туган якны , үзеңнең яшәгән җиреңне яратырга кирәк.