Борындык авылының М.Гафури урамында урнашкан балалар мәйданчыгы территориясе җыештырылды. Балалар мәйданчыгы территориясеннән төрле көнкүреш чүп-чарлары, кипкән яфраклар, ботаклар җыелып алынды. Шактый кыска вакыт эчендә мәйданчык чын мәгънәсендә үзгәрде. Мәйданчык чистарды һәм балалар мәйданчыкта тыныч кына уйный алалар.