Өмәдә катнашучылар җирлек территориясендәге чүп-чарны җыйдылар. Матур һава торышы күтәренке кәефкә һәм эшкә сәләтлелеккә ярдәм итте. Күмәк эш вакытында халык әйләнә-тирә табигатькә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт формалашуын үз үрнәкләре белән күрсәтте. Өмә – территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр дә ул. Өмә бик дәртле һәм актив узды, һәркем чисталык һәм тәртип сакларга тырышты.