Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Борындык авыл җирлеге
рус
тат
Документлар
Карар
Карар
Гражданнар җыены карары
Район тормышы
Карар 2020
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Авыл җирлекләре
Борындык авыл җирлеге
билгесез солдат.
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Борындык авылы мәдәният йортында билгесез солдат көненә багышланган кичә уздырылды.Авылыбызның өлкәннре бик теләп катнаштылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
февраль, 2025 ел
Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау: 2025 елда нинди үзгәрешләр кертелде
Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән. Шул ук вакытта аларны караган чор, элеккеге кебек үк, хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажында исәпкә алына. Тулы бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә (ИПК). «Түләүләрнең яңа механизмы татарстанлылар өчен әлеге хезмәттән файдалану процессын гадиләштерде. Хәзер түләү автомат режимда гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Өстәвенә, түләү ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караган гражданнарның шәхси счетларында карау чорлары автомат рәвештә исәпкә алынды. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган очракта, хезмәткә сәләтле гражданга әлеге чорны шәхси исәп-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк. Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Документта карау чыннан да башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да раслый алачак. Бәхәсле очракларда Социаль фонд бүлеге хезмәт күрсәтү шартларын ачыклау өчен, тикшерү акты уздырырга мөмкин. "Мин 85 яшьлек әнине карыйм. Элек караучыны алмаштырган очракта һәрвакыт гариза бирергә туры килә иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге процесс күпкә җиңеләйде. Әнине пенсиягә өстәмә кушылу сөендерсә, мин стажым артканга куанам, - дип өстәде, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы Марина Семенова. Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә таныша аласыз. Шулай ук дүшәмбе-пәнҗешәмбе коннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне иртәнге 8 дән 15.45кә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз:8-800-1-00000-1.
6
февраль, 2025 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге коллегиясе: 2024 елда фонд эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге Идел буе федераль округында иң эреләрнең берсе , ул 1 миллион 114 мең пенсионерга, 331 мең ташламалардан файдаланучы гражданнарга һәм 240 меңнән артык балага - социаль түләүләр алучыларга хезмәт күрсәтә. Ана капиталы 2024 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме, 7,4% ка индексацияләнеп, беренче балага 630 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итте. 2025 елда капитал суммасының 9,5%ка артуы көтелә, бу исә гаиләләргә беренче бала өчен 690 мең сум һәм икенчесенә 912 мең сум акча алырга мөмкинлек бирәчәк. 2024 елдан башлап бала туган яки уллыкка алган вакытка Россия гражданлыгы булган ата-аналар гына ана капиталы алырга хокуклы. Шулай ук узган елдан капитал акчасын әниләр белән бергә әтиләр дә булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлтә ала. 2024 елның көзендә Социаль фонд ана капиталы акчаларының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне түли башлады. 4 меңнән артык гаилә гомуми суммасы 15,6 миллион сум тәшкил иткән мондый түләүләрне алган инде. Йөкле хатын-кызларга һәм яшь ата-аналарга ярдәм Йөклелекнең 30 атнасыннан хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе алырга хокуклы. 2024 елда 4,3 миллиард сумнан артык мондый түләүләр 23,8 меңнән артык анага түләнгән. Пособие күләме хатын-кызның эш хакына һәм бала табу авырлыгына бәйле рәвештә 88,5 меңнән алып 783 мең сумга кадәр тәшкил итә. Эшләмәүче әниләр өчен түләү яшәү минимумының 100% күләмендә каралган. Шулай ук 2024 елдан гаиләләр 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие алырга мөмкин, аның күләме гаилә керемнәренә бәйле һәм яшәү минимумының 50%ыннан 100%ка кадәр тәшкил итә. Пенсия ярдәме һәм өлкән буын турында кайгырту 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнде. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итә. Моннан тыш, өстәмә рәвештә пенсияләрне 2,2% ка индексацияләү көтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә, алар 2025 елда 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак , ә тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград камалышында яшәүчеләргә – 55әр мең сум акча түләнә. Инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары һәм аларга ярдәм итү 2024 елда Россия Социаль фонды инвалидлар өчен реабилитацияләүнең техник чараларына 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. Узган елдан башлап элеге максатларга электрон сертификатлар проактив режимда бирелә, бу исә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ярдәм алу процессын гадиләштерә. Цифрлаштыру һәм клиентлар мәнфәгатен кайгырту Социаль фондның Татарстан бүлеге цифрлы сервисларны актив үстерә. 2024 елда гражданнар мөрәҗәгатьләренең 95,2% электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы яки социаль фонд сайты аша эшкәртелде. Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, гаиләләрнең, пенсионерларның һәм халыкның ташламалы категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән хезмәтләрнең һәм түләүләрнең киң спектрын күрсәтеп, республика халкы өчен ышанычлы партнер булып калуын дәвам итә. 2025 елда фонд дәүләт социаль хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм гражданнарның барлык категорияләренә ярдәм итү буенча эшне дәвам итәчәк. Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001 Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
4
февраль, 2025 ел
Татарстанда ел башыннан 15 меңнән артык гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртты
Республикада ел башыннан 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 меңнән гаилә ана капиталы акчасына торак сатып алган, ә 13,5 меңнән гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы СФР Бүлеге 10,3 млрд. сум күчерде. "Ипотека буенча төп бурычны каплаган яки беренчел взнос түләгән очракта, сертификат акчаларын ана капиталына хокук барлыкка китергән бала тугач ук сарыф итәргә мөмкин. Ана капиталы акчасын торак шартларын кредит акчаларын файдаланмыйча гына яхшыртуга файдалану өчен ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулган булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, ә кредит акчаларын җәлеп иткән очракта - кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук бирергә мөмкин. Димәк, гаиләләргә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка мөрәҗәгать итү җитә. Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин. Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз. Шулай ук Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00 - 17.00 сәгатьләрдә, җомга конне 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр).
17
гыйнвар, 2025 ел
Татарстанда миллионнан артык пенсионерның иминият пенсияләре 7,3%ка индексацияләнде
Пенсияләрне 7,3% ка индексацияләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм уртача 23 777 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты. Соңгы индексациянең үзенчәлеге аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәр үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән суммага арттырылды, индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү аларга түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланылган, анда инде хезмәт эшчәнлеге чорында үткәрелгән барлык индексацияләр дә исәпкә алынган. "Әлеге вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә шактый өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу исә индексация эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммага түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып кабат исәпләнәчәк,», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17 425 мең күләмендә пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22 809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата 7,3% ка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк һәм пенсиясе 24 474 сум тәшкил итәчәк. Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 %ка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр арттырылды. Сорауларыгыз булса, сез Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр). Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз