21 августта "Кайбыч" шугалагында яңа уку елы башланыр алдыннан "Укырга әзерләнергә булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар. Агымдагы елда беренче сыйныфка 121 укучы бара, аларга тантаналы рәвештә беренче сыйныф букчасы белән мәктәп кирәк-яраклары бирелде. Шулай ук аз керемле, күп балалы гаиләләргә дә спорт формалары, букчалар һәм мәктәпкә кирәк-яраклары бирелде. Әлеге әйберләрне алырга район спонсорлары ярдәм итте.
Әлеге акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университетының ректоры Илшат Гафуров, ТР "Наз" инвалидларга һәм ятим балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фондының директоры Нурания Сәйфетдинова, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, әти-әниләр һәм балалар катнашты.
Чарада катнашучы һәрбер кешене район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. "Кайбыч районы ел саен "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" дигән акциядә катнаша. Бу елны 121 укучы беренче сыйныфка бара һәм бүген алар беренче тапкыр сыйныф букчасын алачак. Бу елны барлыгы мәктәп бусагасын 2000 артык бала атлаячак. Барлык акциядә катнашкан кешеләргә рәхмәтемне белдерәм", - әйтеп узды район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин.
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.
Бүген, Борындык авылында гомер итүче Җәләлиев Илшат Әкмәл улы- 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Xөрмәтле Илшат абый! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, дусларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен.
Иртәгә, Шүширмә авылында гомер итүче Вафин Наил Ярулла улы- 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Xөрмәтле Наил абый! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның игелеген, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Үзара салым акчасына Гадел Кутуй урамына яңа юл салынды.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.