ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Борындык авылы элек - электән килгән гөреф гадәтләрне онытмыйлар.Әле менә берничә хуҗалыкта каз өмәләре булып узды, көндез хатын-кызлар җыелышып каз йолкыйлар ә кичләрен бергәләшеп табын артларында бәйрәмнәр оештыралар.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Борындык авыл җирлегендә урамдагы су колонкалары саламнар белән тутырылып, җимерек булганнарын төзәтеп кышка әзерләп куелды.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Борындык авылында 04.08.2014. сәг. төнге бердә Нәҗмиев Рәшит хуҗалыгында янгын чыкты. Аның белән яшәүче Белаусова Юлия исемле 38 яшьлек хатын төтенгә булыгып үлде. Бу фаҗиганың булуына яшел елан аракы сәбәпле.

25
июль, 2014 ел
җомга
Борындык авылы җирлегендә иске үләксә базы тулу сәбәпле үлгән терлекләр өчен яңа урын булдырылды. Яңа үләксә базы барлык закон таләпләренә туры килерлек итеп эшләнде.Эшләнгән эшне Кайбыч районы башлыгы Алберт Илгизәр улы Рахматуллин үзе кбул итте.

12
июль, 2014 ел
шимбә

Борындык авылы җирлегенең Шүширмә авылында 13-июльдә ураза тотучы дин кардәшләре өчен ифтар мәҗлесе үткәрелә.Борындык авылы җирлегендәге барлык мөселманнарныда мәҗлескә чакырып калабыз.


11
июль, 2014 ел
җомга
Борындык авылы җирлегенең Шүширмә авылында авыл халкы үз көчләре белән Вахитов урамының бер өлешенә юл салдылар.Анда беренче ком ташып аның өстенә таш сатып алып өстенә салдылар.Юл бик әйбәт килеп чыкты.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Борындык авылы М.Рамиль урамында таш юл салынып бетте.Авыл халкы район җитәкчеләренә бик зур рәхмәтен белдерә.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Борындык авылы җирлегендә 8-июнь көнне Сабан туйлар гөрләп узды. Ат чабышы,көрәш һәм башка төрле уеннар бик күңелле үткәрелде.

31
май, 2014 ел
шимбә
Борындык авылының М.Рамил урамында юл салалар,юлның озынлыгы 800 метр була.Халык бу эшкә бик кәнәгәть. Ул урам буйлап чынлапта аркылы чыгаргада куркыныч иде.

17
май, 2014 ел
шимбә

Бүген 17-нче май көнне көндезге сәг.10да администрация актлар залында язгы чакыруга багышланган очрашу булып узды.Борындык авылыннан 4егет катнашты, шул егетләр арасыннан Юсупов Ильфир 19-нчы май көнне армия хезмәтенә китә.Шул сәбәпле бүген озату кичәсе оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International