ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

Агымдагы елның апреленнән  башлап Татарстан Социаль фондының Яр Чаллыдагы клиент хезмәте үз эшен яңа график буенча- дүшәмбе- шимбә көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр алып бара. Шул рәвешле, социаль фонд клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре  эш көннәрендә өч сәгатькә һәм ял көне хисабына озайтылды.  Болай эшләү кабул итүне көтү вакытын берничә тапкыр кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылу өчен мөмкинлекләрне арттырды.

 

         Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы халкы Социаль фондка күпчелек очракта пенсияләрне исәпләү, бердәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар тапшыруга кагылышлы сораулар, шулай ук  төрле түләүләр күчерү өчен реквизитларны үзгәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.

         Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы  буенча Россия Пенсия фондына  килеп мөрәҗәгать  итүне уңайлырак итү  өчен гражданнар https://es.pfrf.ru/znp алдан язылу сервисы аша кабул итүгә языла ала.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                  

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

 

Социаль фондның кайбер балалар түләүләре ата-аналарның банктагы счётларына бер көндә- һәр айның өченче көнендә алдагы ай өчен күчерелә.

3 июльдә ата-аналарның кредит оешмаларындагы  счетларына түбәндәге төр пособиеләр керәчәк:

 

 - 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

 - эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәр баланы карау буенча пособие;

- беренче бала тууга бәйле рәвештә 3 яшькә кадәр түләү;

 - чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;

 - 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга (элек билгеләнгән) пособие.

 

Шунысын искәртү урынлы! Түләүләр көн дәвамында күчерелә. Пособие  счётка иртән кермәгән очракта  акча керүне көн азагына кадәр көтәргә кирәк.

Әгәр түләүләрне китерү ысулы буларак Россия почтасы сайланган булса, айлык пособиеләр конкрет почта бүлекчәсенең эш графигына бәйле рәвештә һәр айның өчесеннән  22сенә  кадәр китерелә.

Шул ук вакытта социаль яклау органнары тарафыннан балалар пособиеләрен түләү Социаль фондтан аермалы даталарда гамәлгә ашырыла.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

      www.vk.com/sfr_rt,

  www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

 


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

         2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.

          Ана капиталын түбәндәге максатларда кулланырга мөмкин:

       - төзелештә өлешле катнашу килешүен түләү;

       - индивидуаль торак төзелеше объектларын (ИЖС) төзү яисә реконструкцияләү;

       -шәхси торак объектын  төзегән яки реконструкцияләгән  өчен чыгымнарны компенсацияләү;

        - торак сатып алуга яисә төзүгә кредит, шул исәптән ипотека кредиты алганда беренчел кертем түләү;

        - торак сатып алуга яисә төзүгә элек бирелгән кредит яисә заемнар буенча  төп бурыч яисә  процентлар түләү;

        -сертификат хуҗасы торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативында катнашкан очракта кооперативка керү  яисә пай взносын түләү хисабына түләү кертү.

         "Сертификат акчасын торак сатып алу яки төзү максатында файдаланганда, өченче затларның ана капиталын акчага әйләдереп бирүгә кагылышлы тәкъдимнәрен кабул итмәскә киңәш итәм. Мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яше тулмаган балаларга ай саен түләнә торган акчаны исәпкә алмаганда, ана капиталын теләсә нинди юл белән акчалата алу - закон кысаларыннан тыш башкарылган гамәл", - дип искәртте ТР буенча Социаль фонд  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Шунысын искәртеп үтү урынлы, 2020 елның апреленнән башлап ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итү юлы белән торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта бирергә мөмкин. Банклар гаризаларны һәм документлардан кирәкле мәгълүматларны Социаль фондка электрон каналлар буенча тапшыралар.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

 

Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелде.

Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу өчен медицина оешмасын сайлау, шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соң күзәтү үтү хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат  йөкле хатын-кыз беренче тапкыр хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткәндә яшәү урыны буенча яки бала тудыру йортында рәсмиләштерелә. Сертификатны шулай ук бала профилактик тикшерүләр үтәчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.

 

«Элек хатын-кызга сертификат бланкын мөстәкыйль рәвештә медицина учреждениесенә  тапшырырга кирәк иде. Хәзер бу таләп ителми, чөнки социаль фонд кирәкле барлык мәгълүматны автомат рәвештә ала»- дип искәртте Татарстан фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Алар арасында  йөкле хатын-кызны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала табуның уңышлы булуы, шулай ук балага бер яшь тулганчы бер ел дәвамында профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы мәгълүматлар тупланган. Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызлар өчен  документларны үзең белән йөртү зарурлыгын гамәлдән чыгарды.

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

 Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде.  Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.

        Социаль фонд пособиене социаль казначылык форматында  билгели. Димәк, ата-аналарга түләү алу өчен  дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү җитә. Калган белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шунысын да искәртү урынлы, бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.

         Бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын -беренче һәм өченче балага 3 яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне, шулай ук йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган пособиене алыштырды.

        Бердәм пособиегә акрынлап күчү барышында гаиләләр  билгеләнгән пособиеләрне алу вакыты узганчы барлык санап үтелгән түләүләрне алуны дәвам итәләр. Шул ук вакытта ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, беренче балага түләү буенча. Хәзер ул бердәм пособиегә керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта,  2023 елга кадәр туган балалар өчен ата-аналар гамәлдә булган шартлар буенча түләүне бала 3 яшькә җиткәнче ала алалар. Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2022 елның ахырына кадәр туган  8662 меңнән артык  беренче балага пособие рәсмиләштерде.  Түләү суммасы 124 млн сумнан артып киткән.

        Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм даими рәвештә Россиядә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнә, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге яисә эшләмәүләренең объектив сәбәпләре исәпкә алына.

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                  

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

41 яшьлек җирле кеше «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» ДАССОсында «баш миенә зыян килү һәм дисфункция белән бәйле органик бозылу»диагнозы белән исәптә тора. Шул ук вакытта аның йөртү таныклыгы бар.

Закон буенча транспорт чаралары белән идарә итү хокукының гамәлдә булмавының нигезе булып мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәсендә ачыкланган медицина каршы күрсәтмәләре яки транспорт чаралары белән идарә итүгә элек ачыкланмаган медицина чикләүләре булуы тора.

Мондый диагноз белән исәптә торучы транспорт белән идарә итү юл-транспорт һәлакәтләре, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү, шулай ук милеккә зыян китерү куркынычы тудыра.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура судка әлеге гражданның транспорт чаралары белән идарә итүгә хокуклары гамәлдә булмау турында административ дәгъва гаризасы җибәрде.

Күзәтчелек ведомствосының дәгъва таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.

Кайбыч районы прокуратурасы


3
июнь, 2023 ел
шимбә

 

Экология глобаль эшләр генә түгел, бу безнең көндәлек тормышыбыз да. Су-организмнар өчен яшәү өчен кирәкле кыйммәтле ресурс. Кызганычка каршы, сулыклар гел пычрана. Сулыкларны пычратуның төп чыганагы-кеше эшчәнлеге. Торак йортларның һәм предприятиеләрнең агынты сулары, авыл хуҗалыгында кулланыла торган химикатлар, нефть продуктларын аварияле ташлау, машиналарны юу, сулыкларга ташланган һәм ярларда калдырылган чүп — чар, болар барысы да пычрануга китерә. Бүген без Бәрле елгасы ярлары буйлап төрле чүп-чар җыеп йөрдек. Акциядән соң, чиста ярларны күргәч, сез һәрвакыт һәм һәркайда чисталыкны сакларга омтылырсыз дип ышанабыз.  Сез шуны онытмагыз :тирә- юнебезне чистартырга һәм башкаларга безнең тормышыбызны уңайлырак итә алуыбызны искә төшерергә кирәк.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алган. Быел бу максатларны тәэмин итүгә СФР төбәк бүлеге 264 миллион сумнан артык акча җибәргән. Ел башыннан Татарстанның 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды — СФР бүлеге ата-аналарның берсенә бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы. "Быел пособие күләме якынча 23 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яши икән, пособие мондый коэффициентка күтәрелүне исәпкә алып, югарырак күләмдә биреләчәк», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Пособие алу өчен, эшләүче ата-ана эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Республиканың эшләмәүче халкына түләүне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки мондый хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләү һәркемгә тиешле.

ТР буенча СФР бүлекчәсенең Контакт-үзәге 8-800-1-00000-1

Интернет-ресурслар sfr.gov.ru www.vk.com/sfr_rt,

www.ok.ru/group/sfrtatarstan

https://t.me/PFRTATARbot


30
май, 2023 ел
сишәмбе

 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең хокукый нигезләре

1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 196-ФЗ номерлы Закон) Россия Федерациясе территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең хокукый нигезләрен билгели.

196-ФЗ номерлы законның 23 маддәсе нигезендә юл хәрәкәте иминлеген медицина белән тәэмин итү транспорт чаралары йөртүчеләре һәм йөртүчеләре кандидатларын мәҗбүри медицина тикшерүе һәм яңадан тикшерүдән гыйбарәт. Мәҗбүри медицина тикшерүе һәм яңадан тикшерү максаты булып машина йөртүчеләрдә транспорт чараларын һәм машина йөртүчегә кандидатларны медицина каршы күрсәтмәләрен яки машина йөртү эшчәнлегенә чикләүләрне билгеләү тора.

196-ФЗ номерлы Законның 23.1 маддәсенең 1 өлеше нигезендә транспорт чарасы белән идарә итүгә медицина каршы күрсәтмәләре булып авырулар (хәлләр) тора, аларның булуы транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлегенә комачаулый.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2014 № 1604 карары белән транспорт чарасы белән идарә итүгә медицина каршы күрсәтмәләре, медицина күрсәтмәләре һәм медицина чикләүләре исемлеге расланды, алар нигезендә транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләргә психоактив матдәләр – алкоголь, наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану белән бәйле психик тайпылышлар һәм тәртип бозылулар керә препаратлар.

196-ФЗ номерлы Законның 28 статьясына ярашлы рәвештә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукының гамәлдә булуын туктату нигезләре булып, медицина нәтиҗәсе белән расланган, транспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итүгә комачаулаучы шоферның сәламәтлеге начарлануы тора.

Гражданның күрсәтелгән медицина каршы күрсәтмәләре булуы транспорт чаралары белән идарә итү өчен киртә булып тора, шулай ук аның аларны идарә итү хокукын туктату өчен нигез булып тора.

Шуңа бәйле рәвештә, Кайбыч районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча район судына табиб-психиатрда исәптә торучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында 5 дәгъва җибәрә.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Кайбицкий прокуратурасы судка исерек хәлдә булган, транспорт чарасы йөртүчесе вәкаләтле вазыйфаи затның исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган затның транспорт чарасы белән кабат идарә итү факты буенча җинаять эшен җибәрде (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше).

2022 елның февралендә 44 яшьлек дер кешесе булуы ачыкланган. Полевая Буа РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу кылган өчен 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартыла.

Шуңа да карамастан, быел апрель аенда ир-ат исерек хәлдә мопед руле артына утыра һәм Хәрәкәт барышында Молькеево Баймурзино автоюлында юл - патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла.

Җинаять кылган өчен гаепләнүчегә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, шулай ук транспорт чарасын конфискацияләү яный.

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International