ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2021 ел
җомга

Өчен җаваплылык демонстрацияләү яки тасвирламасы интернетта наркотиклар куллану процессын

«Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында» 08.01.1998 ел, №3-ФЗ Федераль законның 46 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, наркотик чараларны куллану ысуллары турында мәгълүмат тарату тыела, чөнки аларны пропаганда булып тора.

РФ КоАП 6.13 статьясы нигезендә наркотик чараларны пропагандалаган яки законсыз рекламалаган өчен административ җаваплылык билгеләнгән.

2020 елның 30 декабрендәге 512-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ КоАПның 6.13 статьясы «Интернет»мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып наркотик чараларны пропагандалаган өчен җаваплылыкны күздә тоткан 1.1 өлеше белән тулыландырылды.

Әлеге хокук бозуны кылган өчен административ штраф рәвешендә җәза каралган, аның күләме гражданнар өчен – биш меңнән утыз мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен илле меңнән йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы затлар һәм юридик затлар бер миллион биш йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору рәвешендә җәзага дучар ителергә мөмкин.

Әгәр күрсәтелгән гамәлләр чит ил гражданы яисә гражданлыгы булмаган зат тарафыннан башкарылган булса, аңа штрафтан тыш, унбиш тәүлеккә административ арест һәм Россия Федерациясеннән читкә административ куып чыгару да кулланылырга мөмкин.

Мондый хокук бозулар кылуның билгеле фактлары турында теләсә кайсы граждан административ тикшеренүләр алып бару үз компетенцияләренә кергән Эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә хокуклы.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Штраф түләмәгән өчен җаваплылык

Штраф административ хокук бозулар кылган өчен кулланыла торган иң киң таралган санкция булып тора.

Салынган түләтүне түләү срогы тиешле карар үз көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча яисә кичектереп тору срогы чыккан көннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.

Әмма җаваплылыкка тартылган затлар еш кына матди җәзаны үтәүдән читләшә.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен җаваплылык каралган. Статьяның санкциясе түләнмәгән штраф суммасының ике тапкыр күләмендә җәза бирүне, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә җәза бирүне, йә 15 тәүлеккә административ арестны, йә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Беренче штраф, аны түләмәгән өчен, алга таба җәза бирүгә карамастан, мәҗбүри үтәлергә тиеш.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Оешмаларда коррупциягә каршы тору буенча чаралар күрелергә тиеш

Оешмаларның коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычы  2008елның 25 нче декабрендәге ФЗ -273 номерлы «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 13.3 статьясында билгеләнгән.

Оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм кабул итәргә тиеш.

Оешмаларда кабул ителгән коррупциягә каршы чараларны үз эченә ала алалар:

1) коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы бүлекчәләрне яисә вазыйфаи затларны билгеләү;

2) оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге;

3) оешманың намуслы эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән стандартларны һәм процедураларны эшләү һәм гамәлгә кертү;;

4) оешма хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын кабул итү;

5) мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу;

6) рәсми булмаган хисаплылыкны төзү һәм ялган документларны куллануны булдырмау.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 Узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу татарстанлыларга әлеге төр хезмәтләр буенча ел ахырына кадәр дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек бирә. Чикләнгән регламент  елдан артык вакыт эчендә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү офисларына һәм  дәүләт хезмәтләре үзәкләренә килүчеләр һәм төрле төр түләүләр билгеләү өчен кирәк булган белешмәләр, мәгълүматлар санын күпкә киметте, һәм моңа кадәр билгеләнгән пенсияләр һәм пособияләрне мөрәҗәгать итмичә генә озайту очракларын арттырды.

Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү.

             Хәзер пенсияне Пенсия фонды порталында шәхси кабинет яисә дәүләт порталында электрон гариза ярдәмендә билгеләргә мөмкин. Пенсиягә чыгучының ризалыгы булган очракта пенсияне эш бирүченең Пенсия фондының мәгълүматлар системасына җибәргән мәгълүматлар буенча тулысынча дистанцион рәвештә билгеләп була. Система гражданинның тупланган пенсия коэффициенты һәм стажын, пенсия исәпләү өчен уртача айлык хезмәт хакын билгеләргә, балалар тәрбияләгән яисә өлкән кешене хезмәттән аерылып караган периодларны һәм башка параметрларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Пенсия билгеләү яше якынлашкан кешегә бары тик электрон гариза юллау да җитә, аңа кагылышлы бар мәгүлүмат фондта тупланган була.

Мәгълүмат реестры буенча түләүләрне билгеләү һәм озайту.

           Гражданнарга тиешле түләүләрне  билгеләүне гадиләштерү максатында Пенсия фонды мәгълүмат реестры мәгълүматларыннан файдалана. Хәзерге вакытта инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төре һәм социаль түләүләр инвалидларның федераль реестрын файдаланып башкарыла. Инвалид Пенсия фондына  гариза гына тапшыра, кирәкле мәгълүматларны фонд реестрдан яисә мәгълүматлар системасыннан ала. Инвалид электрон гаризага өстенлек биргән очракта пенсия тулысынча дистанцион юл белән билгеләнә.

             Реестрдан файдаланып аерым төр хезмәтләрне гариза язмыйча гына да күрсәтеп була. Мәсәлән, инвалидлык буенча пенсияне гаризадан башка да озайтырга мөмкин. Инвалидлар реестрына медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалидның кабат тикшерү үтүе турында мәгълүмат кергәннән соң, барлык процесс автомат рәвештә башкарыла.

Мәгълүмат җыю һәм түләүләрне рәсмиләштерүдә булышлык итү

          Пенсия фондының территориаль органнары гражданнарга пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүматлар  соратуда булыша алалар. Бу закон буенча кеше үзе тапшырырга тиешле документларга да кагыла. Фонд башка ведомстволарга, эш бирүчеләргә, оешмаларга һәм архивларга запрос җибәрә. Кирәкле мәгълүматларны алу өчен Пенсия фонды оешмалар белән мәгълүмат алмашу турында икеяклы килешүләр төзи. Бу күпчелек очракта уку йортларына кагыла. Алардан алынган мәгълүматлар гражданнардан раслаучы документлар сорамыйча гына ана капиталы акчасыннан файдаланырга яисә туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләргә мөмкинлек бирә.

Шәхси кабинет аша яки телефон буенча хәбәр җибәрү.

            Татарстанлыларның электрон кабинетларында Пенсия фондының барлык төр түләүләре, шул исәптән кешегә күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат бар. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр кабинетта түләүләрне билгеләүгә, яисә ташлама хокукы бирүгә кагылышлы белешмәләрне карый алалар. Документлар көчәйтелгән цифрлы имза белән раслана һәм башка оешмаларга җибәрелә.Эшләүче пенсионерлар кабинетта пенсия коэффициенты, тупланмалар суммасы, стаж һәм күчерелгән сумма турында мәгълүмат таба ала. Узган ел кабинетка гражданнарның электрон хезмәт кенәгәсеннән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат та  өстәлде. Ана капиталына сертификаты булган гаиләләр кабинетта нинди сумма калганлыгын да күрә ала.

            Персональ мәгълүматлардан файдаланып белешмәләр һәм консультацияләрне телефон аша да бирергә мөмкин. Мондый очракларда идентификацияләү өчен алдан ук билгеләнгән код сүзе кирәк. Моңа кадәр аны Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына билгеләп була иде, хәзер бу эшне электрон кабинетта да башкарырга мөмкин. Код сүзен куллану Пенсия фонды хезмәткәрләренә төгәл персональ мәгълүмат кулланып телефон аша аралашырга мөмкинлек бирә.

 

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге    8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

    https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 30 апрелендәге 112 номерлы Федераль закон Россия Федерациясе Урман кодексын 38.1 статьясы белән тулыландырды, аның нигезендә, урман кишәрлеге бирү яки бирмичә, сервитутны яки гавами сервитутны билгеләп, урманнардан файдалану рөхсәт ителә.

Урманнардан файдаланганда, урман кишәрлекләрендә балыкчылык өчен кирәкле капиталь булмаган корылмалар төзергә мөмкин.

 

Дәүләт яки муниципаль милектә булган урман кишәрлекләре су объектының яр буе линиясенә яки аның кишәрлегенә кертелгән өлешенә якын территорияләрдә балыкчылык максатлары өчен бирелә.

 

Мондый урман участогын арендалау шартнамәсе су биологик ресурсларын файдалануга бирү турында тиешле карарның гамәлдә булу срогыннан артмаган вакытка төзелә.

 

 


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Инвалидларның федераль реестры Россия тимер юлларының ерак араларга йөрүче поездларына ташламалы билетларны онлайн-режимда алу мөмкинлеге бирә

   Инвалид коляскасыннан файдаланучы сәламәтлеге чикле гражданнар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетны онлайн-режимда ала алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Узган айдан башлап “Россия тимер юллары” мәгълүмат системасының инвалидларның федераль реестры белән интеграцияләнүе билетларны интернет аша алырга мөмкинлек бирә. Оешмалар реестрдагы инвалидлык бирелү турындагы мәгълүматларны даими рәвештә карый алалар, бу исә гражданнарны инвалидлыклары булу фактын дәлилләүдән азат итә.

        Пенсия фонды узган елның декабрендә уңышлы сынау үткәргәннән соң инвалидларның федераль реестры мәгълүматларын Россия тимер юлларына тапшыру проектын даими файдалануга күчерде. Хәзер инвалидлар билетларны онлайн-режимда алалар. Моңа кадәр инвалидларга махсуслаштырылган урыннарга билет алу өчен транспорт компанияләре кассаларында инвалидлык турында белешмә күрсәтергә кирәк иде.

         Тимер юл билетлары алуны гадиләштерү инвалидларның федераль реестры хезмәт күрсәтүне җиңеләйткән очракларының берсе генә. Хәзер инвалидларга хезмәт күрсәтә торган барлык дәүләт ведомстволары реестр мәгълүматларыннан файдалана. Мәсәлән, мәшгульлек үзәге инвалидларны һөнәри реабилитацияләгәндә һәм аларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә реестрга мөрәҗәгать итә. Узган елның июленнән башлап федераль реестр инвалидларга ташламалы транспорт туктап тору урынын рәсмиләштергәндә дә федераль база буларак файдаланыла.

          Федераль реестр мәгълүматлары беренче тапкыр 2017 елның августында, Пенсия фонды рееcтр буенча инвалидларга пенсия һәм айлык акчалата түләүне билгеләү пилот проектын гамәлгә ашырганда кулланылды. Нәтиҗәдә инвалидлык буенча барлык пенсияләр хәзер реестрга нигезләнеп билгеләнә.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 10 июненнән 11 июненә кадәр Борындык авыл җирлегендә хуҗасыз калган этләрне тоту оештырыла.Сукбай этләрне тоту  эш вакытында, иртәнге сәг. 8: 00 дән 17: 00 гә кадәр шәхси эшмәкәр Мадьянкин С.А. оешмасы тарафыннан башкарыла.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

 

Балалар-зур бәхетнең кечкенә өлешләре, һәр өлкән кешенең тормышын чын шатлык һәм җылылык белән тулыландыручы могҗиза. Балалар кайгыртуга, мәхәббәткә, әти-әни назына мохтаҗ һәм һәр бала  бу  бәхеттән мәхрүм ителмәвен тели. Балаларны яклау көнендә балаларга ныклы гаилә бәхете һәм гамьсез балачак өчен кирәкле бөтен нәрсәнең булуын телибез. Балалар елмаюлары планетабызны яктыртсын, һәм безнең җиребездә яшәүче һәр кечкенә кеше сәламәт һәм бәхетле булсын.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Кайбыч районында яшәүче бер кеше РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (федераль закон нигезендә суд билгеләгән административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).

Элегрәк ирекләреннән мәхрүм ителгән хөкем ителүчегә 2020 елда суд 3 елга административ күзәтчелек билгеләгән, шуңа күрә аңа чикләүләр билгеләнгән: аена ике тапкыр Эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри килү, 22-00 сәгатьтән 06-00 сәгатькә кадәр торак урыныннан читтә тору тыела.

Шуның белән бергә, 2021 елның февралендә, элегрәк, ел дәвамында үзенә йөкләнгән чикләүләрне бозган өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, янә режимны бозган - тыю сәгатьләрендә өйдә булмаган, шулай ук төнлә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткарланган.

Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, гаеплене 6 ай сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч район суды җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Ул ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә булган, вәкаләтле вәкилнең исереклек хәленә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган башка транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип таныды.

2020 елның августында ир-ат РФ КоАП 12.26 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу кылган өчен 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылачак.

Шуңа да карамастан, 2021 елның апрелендә хөкем ителүче янә трактор руленә исерек килеш утыра һәм Хәрәкәт барышында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктата.

Суд җинаять эшенең шартларын исәпкә алып, гаеплегә 1 елга транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 150 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Җинаять эше буенча судта дәүләт гаепләвен Кайбыч районы прокуратурасы хуплады.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International