ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

 

   Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

          Түләүләрне кредит оешмалары аша алучы гражданнарга пенсияләр счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.

                Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР ның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия Фондыны сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталындаПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:8 (843) 2-79-27-27

                 Үз-үзегезне изоляцияләү режимын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча,  Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге хәбәр итә.

       Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.

    Әйтик, 18 яшь тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда уку фактын раслау һәм түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 июльгә кадәр уку факты болай да аңлашылачак.

      Укучыларга пенсия түләүне озайту турында карарны Пенсия Фонды органнары уку йортларыннан алына торган яисә хезмәт эшчәнлеге турында булган белешмәләргә нигезләнеп кабул итәчәк.

        Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип кулланыла. Закон мондый хәлдә пенсионерга елга бер тапкыр пенсия фондының клиент хезмәтенә яки банкка, мәсәлән, китерү оешмасына килү юлы белән түләү алуны раслауны йөкли. Июльгә кадәр пенсия алу факты килешү буенча күздә тотылачак һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк.

       Ана капиталы хисабыннан ай саен  акча алучы гаиләләргә дә керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ана капиталы хисабыннан  аз керемле гаиләләргә айлык билгеләү тәртибе  2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

         Болардан тыш, Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучы гражданнарга түләүләр дә автомат рәвештә озынайтылачак.Закон буенча  әлеге категория гражданнарга пенсия аларнын яшәү урынын күрсәтелеп язылган гаризалары нигезендэ билгеләнә.Киләчәктә түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Әлеге тәртип хәзерге вакытта туктатылган.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74            

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


4
апрель, 2020 ел
шимбә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

Түләүләр элек пенсияләрне кайтару графигы белән билгеләнгән даталар, шуңа бәйле рәвештә, «Татарстан Почтасы» ФПС аша пенсия алучы гражданнарга пенсия алу адресы буенча өйдә булу сорала.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, оператив мәгълүмат, шулай ук Пенсия фонды органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр – Кайбыч районында клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Кайбыч районында клиентлар хезмәте– (884370)-21-0-74

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 


3
апрель, 2020 ел
җомга

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районында клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин

Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к

Әгәр дә барып булмый икән, кабул итүгә алдан язылып, сайт яки телефон номеры аша язылырга кирәк
8(84370) 2-10-74

Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.

Моннан тыш, районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 8 (84370) 2-10-93 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.

Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч районында клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ана капиталына хокукы булган 3 яшьлек балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләүне оештыру турында тулырак мәгълүмат тиздән ТР буенча РПФ бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда басылып чыгачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Тагын бер кат игътибар итәбез: РПФның территориаль органнарына барырга кирәкми. Гаризалар дистанцион рәвештә, шәхси кабинет (РПФ сайты) һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә кабул ителәчәк.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе
  1. Яна коронавируслы инфекция таралуны булдырмас өчен, сезне САМОИЗОЛЯЦИЯ РЕЖИМЫН (саклануның яхшырак ысулы юк) сакларга өндибез.
  2. Кибетләргә, даруханәләргә барырга туры килгәндә МАСКА һәм   ПЕРЧАТКА киюегез сорала.
  3. Өйгә кайткач, кулларны яхшылап юарга, гаджетларны сөртеп чистартырга (телефоннар, планшетлар һ.б.).

           Аяк киеме белән өске киемне өйгә алып кермәскә.

  1. Үзегезне начар хис итсәгез, медицина ярдәмен өйгә чакыртырга.

           Бары тик максималь изоляция режимын үтәү генә куркынычсызлыкны гарантияли ала.

           Өйдә калыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589  гражданның пенсиясе артачак.

Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче”  билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.

Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.

Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74            

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

  Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коронавирус зәхмәте уңаеннан халыкка мөрәҗәгате “Хөрмәтле райондашлар! Бүген дөнья күләмендә күзәтелүче коронавируска бәйле рәвештә илдә бер атналык каникул игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу чиргә каршы көрәшнең яңа этабы башланды. 30 марттан 3 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп билгеләнде. Әлеге чирдән саклануның бердәнбер чарасы – өйдә генә утыру, кунакка йөрешүләрне, аралашуларны чикләү, җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәү. Телевизор карагыз, китаплар укыгыз, балаларыгыз белән шөгыльләнегез. Ил Прези денты юкка гына бер атналык ял игълан итмәде. Аның “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру” дигән сүзләрен барыбыз да төгәл үтик. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрдән аеруча зур саклык таләп ителә. Ялгыз яшәүче пенсио нерларга азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре түләү өчен волонтерлар билгеләнде. Моның өчен сезгә районда ачылган “кайнар линия”гә 2-10-93 номерына шалтыратырга кирәк. Андый мөмкинлегегез булмаса, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итегез. Гомумән, авыл халкына, юк мәшәкатен бар итеп, район үзәгенә килеп йөрмәскә киңәш итәм. Авылларда азык-төлек кибетләре эшли бит. Бер атналык ялга бәйле рәвештә, авылга шәһәрдән кайтучылар күп. Алар махсус режим кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Авыл хуҗалыгында, эшне туктатып булмый торган тармакларда эшләүчеләр саклык чараларын күрсеннәр иде. Гигиена кагыйдәләрен саклау, табиблар әйткәнчә, кулны еш юып тору турында истән чыгармагыз. Бу чир мине читләтеп узар дип уйламагыз, саклык чаралары күрегез. Авыруның беренче билгеләре күренүгә (температура, ютәл булганда) медикларга хәбәр итегез. Авыр чорны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрергә язсын! Барыгызга да сәламәтлек телим”.


28
март, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алачак. Бүгенге көндә белем бирү проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык кеше катнашты.

"ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!" республика онлайн-тесты проектының рәсми сайтына сылтама - http://100. tassr.tatar/ .

Россия Федерациясе Президентының 25.03.2020 номерлы Указы нигезендә, шулай ук Махсус санитар-эпидемиологик режимны тәэмин итү кысаларында, «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офислары 30.03.2020-15.04.2020 (Махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы) вакытлыча ябык булачак, дип хәбәр итә.

Хезмәттәшлек итүнең дистанцион алымнарын кулланырга тәкъдим итәбез.

- Исәп-хисап, электр энергиясе өчен түләү, исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру, электр куллануны чикләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне кулланучы электр куллану ведомостена күрсәтелгән персональ менеджер телефоны яки 8-800-200-25-26 контакт-үзәгенең бердәм номеры буенча (Татарстан буенча шалтырату бушлай) алырга мөмкин);

- Энергия белән тәэмин итү шартнамәләрен төзүгә заявкаларны компания сайтында юридик затларга/ энергия белән тәэмин итү шартнамәсен электрон рәвештә төзү бүлегендә сылтама буенча бирергә мөмкин https://tatenergosbyt.ru/orgs/contractsorgs/;

- Сорауны яки мөрәҗәгатьне шулай ук «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында юридик затның шәхси кабинеты, электрон документ әйләнеше (ЭДО), яисә электрон почта адресы буенча җибәрергә мөмкин оffice@tatenergosbyt.ru

 

Хөрмәт белән

Татэнергосбыт " АҖ филиалы начальнигы»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International