Рәсми Портал ТР Рәисе ТР Дәүләт Советы ТР Хөкүмәте Дәүләт хезмәт күрсәтүләре ТР шәһәрләр һәм районнары
рус тат
Борындык авыл җирлеге
рус тат
Документлар
Карар Карар Гражданнар җыены карары
Район тормышы
Карар 2020
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Авыл җирлекләре Борындык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАР



18
февраль, 2020 ел
сишәмбе
Бөек Ватан сугышы Ветераннарына түләүләр.

Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.

Бер тапкыр гына түләнә торган түләү ветераннарга агымдагы елның апрель - май айларында пенсия акчасы яисә башка социаль түләүләр белән түләнәчәк.

Әлеге түләүне билгеләүне сорап Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гаризасыз гына башкарылачак.

75 мең сум түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

  1. Сугыш инвалидларына,
  2. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 1-3 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган сугыш ветераннарына,
  3. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар,
  4. Бөек Ватан сугышы Финляндия белән Япониягә каршы сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары яисә ирләре,
  5. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарының тол калган хатыннары яисә ирләре.

50 мең сум түбәндәге категория гражданнарга каралган:

  1. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 4 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
  2. нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булган тоткыннарына.

         РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән  “Җинү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында”гы 186 Указы нигезендә алда санап үтелгән түләүләргә өстәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10000 сум күләмендә акчалата түләү биреләчәк.

        Гамәлдәге законнар җыелмасы кысаларында РФ Пенсия фонды буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсия, айлык акчалата түләү, өстәмә айлык материаль тәэмин итү һәм Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчалата түләү белән тәэмин ителәләр.

        Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсияләре турында” һәм 2001 елның 15 декабрендә гамәлгә кергән 166 номерлы “Россия Федерациясендә дәүләт пенсион тәэмин итүе” турындагы Федераль Законнар нигезендә алып барыла.

        Закон нигезендә аерым категориягә каралган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия ала алалар.

        Аерым караганда, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары (сугышчан хәрәкәтләрдә катнашмаган гражданнарны исәпкә алмаганда) “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук чакырылу буенча хәрби хезмәттә вакытта алынган хәрби җәрәхәтләрдән хезмәт итү чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсион тәэмин итүе буенча тиешле пенсия алу хокукына ия.

Картлык буенча  иминият пенсиясенең күләме гражданинның хезмәт тупланмасына  керткән төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, хезмэт хакы исәпләүгә, иминият взнослары суммасына бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә.

            Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлыклары булган очракта, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алу хокукына ия, аларга инвалидлык буенча  пенсия  билгеләнә.

            Пенсия күләме инвалидлыкның төркеменә, сәбәбенә яисә туендыручының үлеменә бәйле. Вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнә. 

 

            Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата тәләүләр түбәндәге күләмдәтүләнә:

 

№ п/п

Категория

Айлык акчалата тәләү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

5565,32

2

Соңыннан инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар

5565,32

3

Инвалидлыклары булмаган Бөек Ватан сугышында катншучылар

4173,97

4

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

1670,66

5

“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар

3062,00

6

Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган гомум авыру, хезмәт гарипләнү һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган балигъ булмаган тоткыннар (инвалидлыклары аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан затлардан тыш)

5565,32

7

  1. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар-инвалидлыклары булмаучылар

4173,97

8

Хәрби хезмәт вакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән  тол хатыннары

1670,66

 

            Өстәмә айлык материаль тәэмин итү Россия Федерациясе  Президентының 2005 елның 30 маендагы  363 номерлы “1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория  гражданнарының материаль хәлен яхшырту  чаралары турында” гы Указы нигезендә билгеләнә.

            Өстәмә айлык материаль тәэмин  итүнең күләме шулай ук гражданинның кайсы категориягә каравына бәйле:

 

№ п/п

Категория

Өстәмә айлык материаль тәэмин итү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

1000

2

Бөек Ватан сугышында катнашучылар

1000

3

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

500

4

Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары

500

5

«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар

500

6

нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булмаган тоткыннары

500


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә!

Татарстан Республикасы территориясендә 17 февраль кичендә, төнлә һәм көндез 2020 елның 18 февралендә көтелә:

 көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, 21 сәгатьтә. 17 февральдә 06 сәгать 18 февральдә урыны белән 25 м/с (Казан шәһәрендә 22 м/с кадәр);
- кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;
- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
 бозлавык;
 иртән һәм көндез урыны белән томан;
- юлларда бозлавык, накат, кар боткасы


15
февраль, 2020 ел
шимбә
Прокуратура хәбәр итә

Яшел Үзән районында яшәүче бер ир законсыз рәвештә урман кискән өчен хөкем ителде  

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Русак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 талпан һәм 2 бәй токымлы токымлы агач киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.

Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян эш буенча алдан тикшерү барышында хөкем ителүчеләргә үз ихтыяры белән капланган.

Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган чара

15 февраль көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган концерт булды.    Чараны оештыручылар кызыклы программа әзерләделәр. Сугышчы-интернационалистлар адресына мәдәният хезмәткәрләре, яшьармиячеләр, район мәктәпләре укучылары тарафыннан музыкаль котлаулар һәм шигырьләр яңгырады.   Чара барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфганчы-ветераннарны совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.  Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатының Рәхмәт хатына безнең сугыш хәрәкәтләре ветераны Юрий Ершов лаек булды .


14
февраль, 2020 ел
җомга
Белдерү!!!

      Кайбыч районында шәхси секторда терлекләрдән (мөгезле эре терлек , вак мөгезле терлек, атлар Мәете ) биокалдыклар җыю башлана. Хуҗалыкта терлекләр үлгән очракта Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратып, мәетне  чыгаруга гариза калдырырга, 88437021227 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Мәетләрне (мөгезле эре терлек, вак мөгезле терлек, атлар, кош-корт, мәчеләр һәм этләрдән кала ) биотермик чокырга ташлау тыела.!! Мәетләрне чыгару бушлай башкарыла.!!          Барлык сораулар буенча 8 (84370) 2 12 26,   8 (84370) 2 12 телефоннары  буенча мөрәҗәгать итә аласыз.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Прокуратура хәбәр итә

Кайбыч районында яшәүче 39 яшьлек ир-ат торакның кагылгысызлыгын һәм авылдашының милкен урлаган өчен хөкем ителгән
Кайбыч районы прокуратурасы 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 139 маддәсенең 1 өлешендә (торакның кагылгысызлыгын бозу) һәм РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә (милекне яшерен урлау) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

2019 елның 1 октябренә каршы төндә хөкем ителүче исерек хәлдә, тәрәзә рамасы пыяласын ватып, законсыз рәвештә Иске Тәрбит авылында чит торакка үтеп керә.

Күрсәтелгән йортта күчкәч, ул торак милекчесенең теш таҗларын урлый һәм аңа 5292 сум күләмендә зыян сала.   

Ул үз гаебен таныды.

Суд аңа 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.  

Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә керде.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Эш бирүче! 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре өчен мәгълүматларны тапшырырга онытма.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә. Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр эш бирүчеләр беренче тапкыр пенсия фондына кадрлар буенча нинди дә булса чаралар үткәрелгән хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү.

Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен Белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшмәкәрләр белән ялланып эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр булса да.

"Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. Мәгълүматны иминләштерүче Кабинеты яки ПФР клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен әзерләү өчен кирәк:

- 2020 елдан РПФКА хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны расланган форма буенча тапшыру өчен программаны көйләргә яки урнаштырырга.

- хезмәткәрләргә 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә.

- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.

- кирәк булганда, кадрлар исәбе буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие билгеләү турында мәгълүмат

«18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 7 сентябрендәге 803 номерлы карары нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында җан башына һәм гаиләнең җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы зурлыгы арасындагы аермага тигез күләмдә айлык пособие түләнә.

Гражданнар игътибарына! Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрде.

         Региональ операторларның хатлары нигезендә, 2019 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәткә (каты коммуналь калдыклар) бәясе яшәүче гражданнар өчен бердәм тариф чикләрендә билгеләнде - индивидуаль торак йортларда бер кешегә аена 78,05 сум күләмендә;; ⁃ күпфатирлы йортларда бер кешегә 71,95 сум күләмендә.

        Агымдагы елның гыйнварында региональ операторлардан «Татэнергосбыт " АҖ адресына 01.01.2020 дән ККК(каты коммуналь калдыклар) белән эш итү буенча исәп-хисап ясау кирәклеге турында йөкләмәләр бирелде.: шәхси торак йортлар өчен-бер кешегә аена 93,66 сум; ⁃ күп фатирлы йортлар өчен-аена бер кешегә 86,34 сум.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга
Халык җыены узды

31 гыйнвар көнне Борындык авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Борындык авыл җирлеге Җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Гайнетдинов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
    Халык җыены алдында Борындык авыл җирлеге Җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Ринат улы башкарылган эшләр турында хисап тотты.  Авыл халкы алдында шулай ук Борындык төп мәктәбе директоры Рания Хуҗина, Борындык авыл мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова,  Борындык ФАП мөдире Роза Тимергалиева, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин, Шүширмә авылы ООО " Туган як-Агро" генераль директоры Рәмис Хәйретдиновлар чыгыш ясады.

       Гражданнар җыенында Шүширмә авылында күл казыту, Борындыкта Куйбышев урамына юл салу, М.Җәлил урамына ут кертү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.  Шулай ук Борындык мәдәният йортында җылыту казаннарын алыштыру һәм Борындык авылы урамнарын яктыртучы утларын алыштыру планлаштырыла.

       Җыелыш ахырында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Альберт Илгизәрович шулай ук Шүширмә һәм Борындык авылында  яшәүче 50 яшен тутыручы юбилярларыбыз Вәлиева Гүзәлгә, Гобәйдуллина Тәзкирәгә  Рәхмәт хаты тапшырды.


Моннан алдагы бит Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ

Документлар
Карар
Карар
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Борындык авыл җирлеге
Обычная версия
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз