Россия Социаль фонды агымдагы елда моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга 5,9 мең инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр, инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, гражданнардан гариза алмыйча рәсмиләштерелде.
Социаль фонд пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләү турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеты яки почта аша билгеләнгән түләү турында хәбәр җибәрелә.
Пенсияне Социаль фонд гражданга моңа кадәр билгеләгән түләүләрне күчереп барган ысул белән җибәрәчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр булмаган очракта, гражданга, дәүләт хезмәтләре порталында яки социаль фондның клиент хезмәтендә, яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны кеше үзе яки аның законлы вәкиле аша эшләргә мөмкин.
Пенсия билгеләнүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарның пенсияләрен кабат исәпли һәм аларга социаль түләүләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы шундыйлардан. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Пенсия алучы кеше инвалидлык алган очракта аның элегрәк билгеләнгән пенсиясенә өстәмә буларак автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Блокададагы Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинград халкы” тамгасы белән бүләкләнгән һәм хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнар җыелмасында бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Зур эш стажы булган кешеләр картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләргә һәм лаеклы ялга ике елга иртәрәк чыгарга хокуклы.
Моның өчен ир – атларга ким дигәндә 42 ел, ә хатын-кызларга ким дигәндә 37 ел эшләргә кирәк.
"Зур стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен рәсми эш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек чоры, шулай ук армиядә чакырылыш буенча хезмәт итү исәпкә алына. Хәрби хезмәтне үтү чорында яки ирекле формированиедә махсус хәрби операциядә катнашу икеләтә күләмдә иминият стажына исәпләнә", - дип сөйләделәр Кайбыч районында социаль фондның клиент хезмәтендә.
Әмма стажга бала карау буенча отпуск, картлар яки инвалидлар карау, эшсезлек буенча пособие алу чоры кермәячәк. Бу искәрмә вакытыннан алда пенсия алу хокукына кагыла.
Кайбыч районы прокуратурасы һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучының әтисенең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Гариза бирүче җинаять китергән зыянны түләтергә ярдәм итүен сорады.
Җинаять эшен тикшерү барышында гариза бирүченең интернет-мошенниклар корбаны булуы ачыкланган, алар алдау юлы белән аңардан 500 мең сум акча урлаган. Зыян күрүче акчаларны Ивановск өлкәсендә яшәүче «дроппер» хисабына күчерә.
Закон буенча, закон нигезендә башка кеше хисабына милекне сатып алган яки саклаган кеше соңгысына нигезсез сатып алынган яки сакланган милекне – нигезсез баетуны кайтарырга тиеш.
Шуңа бәйле рәвештә прокуратура Иваново шәһәренең Совет район судына ир-атка нигезсез алынган 500 мең сум күләмендә акчаны түләтү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә.
Дәгъва карала.
Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев эшләүче гражданнарны социаль яклау системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
«Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бу килешүгә беренче тапкыр кул куя. Әмма якларның мәнфәгатьләре, алдагы елларда Социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлеге белән килешү төзелгәндәге кебек үк, үзара тыгыз бәйләнештә. Безнең гражданнар хокукларын социаль яклау, хезмәтне нәтиҗәле саклау, предприятиеләрнең иминиятчеләре һәм хезмәткәрләре белән мәгълүмати хезмәттәшлекне профсоюз активлары белән берлектә тәэмин итүдә тыгыз хезмәттәшлек итәсебезгә ышанам», - дип билгеләп үтте документка кул кую барышында Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Имзаланган өч яклы килешү социаль партнерларның предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә иҗтимагый комиссияләр һәм профактивлар формалаштыру һәм алар эшчәнлегендә актив хезмәттәшлеген күздә тота. Бу иминиятләштерүчеләрнең мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары түләү буенча җаваплылыгын арттыруга өстәмә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда эш бирүчеләрнең җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча кисәтү чараларын үткәрүгә моңа кадәр исәпләнгән иминият кертемнәреннән мәҗбүри социаль иминиятләү чыгымнарын тотып калганнан соң 20%ын файдалану хокукы бар. Иминиятләштерүче акчаны пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалануына юнәлтергә планлаштырган очракта чыгымнар күләмен 30% ка кадәр артырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге производствода бәхетсезлек очракларының һәм һөнәри авыруларның санын киметү ягында. Бары тик быел гына хезмәтне саклау чараларын тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге 545 миллион сумнан артык акча күчерде.
Россия Социаль Фондының кисәтү чараларын финанслау турында бөтен мәгълүматлар, шулай ук кирәкле документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд сайтындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.
Якынча 33,8 мең кешегә 9 858,8 мең тернәкләндерү чарасы натураль рәвештә бирелгән. Шулай ук инвалидлыгы булган 1,8 мең граждан 321,1 мең тернәкләндерү чарасын электрон сертификатлар буенча алган. Алар үзләренә кирәкле эшләнмәләр өчен мөстәкыйль рәвештә сертификат ярдәмендә түләгән Тагын 4,1 мең инвалид үзләре сатып алган 648,9 мең тернәкләндерү чарасы өчен компенсация алды.
Инвалидлыгы булган кешеләр тернәкләндерүнең техник чараларын һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне алу ысулын үзләре сайлый алалар. Техник тернәкләндерү чарасын натураль формада алу өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә сатып алган очракта Социаль фонд компенсация түләячәк. Махсус кибетләрдә тернәкләндерү чараларын электрон сертификат кулланып сатып алырга мөмкин.
"Июньдә электрон сертификаттан файдалану мөмкинлекләре киңәйтелде, ә тернәкләндерү чаралары исемлегенә югары һәм түбән очлыклар протезлары да кертелде. Бүген сертификат ярдәмендә 270 кә якын тернәкләндерү чарасы, шул исәптән заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне сатып алырга мөмкин. Социаль фонд тернәкләндерүнең техник чараларын сайлау һәм сатып алу өчен электрон Каталог эшләгән. Моннан тыш сайтта компенсация һәм электрон сертификат суммаларын исәпләп чыгарырга, шулай ук башка файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Электрон сертификат буенча эшләнмәне 8 көн эчендә алып була, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
2019 елның 1 июленнән товарлар сатучы һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисаплар вакытында касса аппаратларын кулланырга һәм касса чеклары бирергә тиеш. Чексыз сатып алырга ризалашмагыз.
Әгәр сатучы чек бирмәсә, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яки легаль булмаган товар белән сәүдә итә).
Чек-сатып алуның дәлиле, димәк, ул товарны гарантияле хезмәт күрсәтү яки кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү фактын җиңел генә исбатлап була, мәгариф һәм медицина хезмәтләре өчен тиешле ташламалар алу – сарыф ителгән сумманың 13%
Касса чегын алгач, сатып алучы «ФНС чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә аның белән исәп-хисап турында мәгълүмат салым хезмәтенә тапшырылганмы-юкмы икәнен тикшерә ала. Әлеге кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, аларның законлылыгын һәм сатучының намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүмат базасындагы мәгълүмат белән аермалыклар ачыкланган очракта, яки башкарылган исәп-хисап турында мәгълүмат булмаганда, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә рөхсәт ителгән бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.
Элемтә телефоны 8-800-222-2-222
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр турында белешмәләр тапшырачак. Хәзер ата-аналарның ана капиталын балага(балаларга) белем бирүгә юнәлтү турындагы гаризалары фондка кирәкле документларны тапшырмыйча гына каралачак.
"Моңа кадәр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркайсы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барысы да сакланган элемтә каналлары буенча электрон документ әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан ана капиталы акчаларын балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Шул рәвешле, без гаризаларны карау срогын 5 эш көненә кадәр кыскарттык, димәк, карар чыгару һәм ана капиталы акчаларын мөрәҗәгать итүчеләр счетларына күчерү сроклары да кыскара ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны ата-аналар, элеккеге кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшыра алалар.
Сораулар белән 8-800-1-00000-1 телефоны аша Социаль фондның Татарстан бүлеге контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтырату бушлай).
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:
- чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие.
Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар балага өч яшь тулганчы, әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр түләнә.
- йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган йөкле хатыннарга бер тапкыр 36 278 сум күләмендә пособие түләнә. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы - ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме исәпкә алынмый.
Мобилизацияләнгән гражданнарга нуль керем кагыйдәсе дә кагылмый: ир белән хатынның объектив сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча, гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр ир йә хатынның кереме булмау сәбәпле пособие билгеләнмәгән булса, гаилә Россия Социаль фонды бүлегенә түләү билгеләүне сорап кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.
Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели.
Хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2 815 сум күләмендә пособие билгеләнә.
Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнә ала. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгы кирәк.
Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары торак биналарына түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының 60% тәшкил итә, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнары.
Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала.
Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яки «Ватанны саклаучылар»фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (бушлай шалтырату).
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
— Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез —Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Укытучылар көне белән котлый! Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Сезгә булган барлык ихтирам хисләрен белдерү өчен сүзләр табу җиңел түгел, чөнки сез укучыларга белем дөньясының серләрен ачасыз. Беренче укытучының якты образы һәрвакыт иң кадерле һәм якын кешеләр белән янәшә тора.
Гомер буена без үзебезне мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә өйрәткән, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны истә тотабыз. Бүген дә барысы да сездән — укытучылардан башлана. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, җәмгыятьнең үзе дә. Укытучы һөнәренә сәләтлеләр — асыл затлар. Ул илаһи сәләткә тиң. Үзен аямыйча, эчкерсез, бала шәхесенә саклык белән генә карап хезмәт иткәннәрдә генә бу сәләт тулаем рәвештә ачыла. Шуңа күрә дә укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе санала. Бүгенге көндә бу һөнәргә таләпләр күп тапкырлар арта бара. Сезгә педагогик сәләтегезнең тулаем тормышка ашуын телим. Ирешелгәннәр белән тукталып калмау, белем бирү һәм үз белемеңне үстерү укучыларның мәхәббәтен, хезмәттәшләрнең һәм ата-аналарның хөрмәтен яулауга, туганнар һәм якыннарыгызның сезнең өчен горурлык хисе кичерүенә китерә. Үз хезмәтегезгә кызыксынуыгыз кимемәсен, һәрвакыт эзләнүдә булыгыз. Сез изге күңелле, игътибарлы, укучыларны үз артыгыздан белем дөньясына кызыксындырып алып керә аласыз. Сәламәтлек, уңышлар, эшегездән канәгатьләнү хисе алып, тормышның һәр мизгелендә бәхет
Татарстанда 4 октябрьдән өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык өчен «мәрхәмәт-шәфкатьлелек» Татарстан Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия»эшли башлаячак.
«Кайнар линия» телефоны аша белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты белән бәйле проблемалар турында;
- инвалидлык алу, техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү проблемалары турында;
- торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында;
- социаль ташламалар һәм түләүләр алу проблемалары турында;
- башка сораулар.
«Кайнар линия " телефоннары: шалтыратулар өчен - (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен-8 (939) 345-37-50
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
«Мәрхәмәт-шәфкатьлелек»ТР Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары;
РФ Дәүләт Думасы депутаты Т. П. Лионова;
ТР Прокуратурасы;
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы,
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;
ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары;
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе;
Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы;
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге.