ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак. 
Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).  
 
Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype " программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. 
 
Сәрия Сабурская һәм Марат Садыйковка медицина тематикасы буенча сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районында җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк. 
 
 
Белешмә өчен: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 2018 елда медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан 168 мөрәҗәгать керде, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча, 2019 елның 7 аенда шундый мөрәҗәгать 278 булды. Әлеге тематика буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр 
шулай ук «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясе буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына да керә, агымдагы елның 8 аенда 970 гариза бастырылган, алар 1568 кулланучы хуплаган.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, Борындык авылында гомер итүче Җәләлиев Илшат Әкмәл улы- 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Xөрмәтле Илшат абый! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, дусларыңның  күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.


10
август, 2019 ел
шимбә

 

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен.


3
август, 2019 ел
шимбә

     2 август көнне Борындык авылында авыл бәйрәме булып узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Алсу Сәетова бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.
 

Иртәгә, Шүширмә авылында гомер итүче Вафин Наил Ярулла улы- 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Xөрмәтле Наил абый! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның игелеген, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

Үзара салым акчасына Гадел Кутуй урамына яңа юл салынды.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар  һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү  нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .           


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International